"Д. З. Вәлиев истәлегенә" бадминтон буенча бөтенроссия яшүсмерләр һәм юниорлар ярышлары

2023 елның 4 марты, шимбә

2023 елның 28 февраленнән 3 мартына кадәр Уфа шәһәрендә "Д. З. Вәлиев истәлегенә" бадминтон буенча бөтенроссия яшүсмерләр һәм юниорлар ярышлары узды.

  11 яшькә кадәрге категориядә 26 малай, 29 кыз катнашты. 13 яшькә кадәр 35 малай һәм 61 кыз. 15 яшькә кадәр Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм шәһәрләреннән 46 егет.

  Саба районы спортчылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Уфадан 8 бронза медаль алып кайттык.

  15 яшькә кадәр : 

Зәйниев Айназ - Неганов Данил (Уфа) (ир-атлар парлары)

  11 яшькә кадәр:

Идрисов Нияз (ялгыз)

Рәхимов Адель (ялгыз)

Сафина Элина (ялгыз)

Идрисов Нияз-Рәхимов Адель (ир-атлар парлары)

Идрисов Нияз-Сафина Элина (катнаш пар)

  Балаларны һәм тренер Зарипов Г. Х. ны яхшы чыгышлары белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International