12 март көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә язның матур бәйрәме Нәүрүз уңаеннан балалар белән бирнә җыюны оештырдылар
Консультация-кисәтү
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
18 сәгатьтән. 12 марттан 18 сәгатькә кадәр. 2023 елның 13 марты
12 март кичендә, 13 март төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда:
көчле көньяк, көньяк-көнбатыш җиле 15-20 м/с, төнлә һәм иртән локаль рәвештә 23 м/с (Казанда төнлә һәм иртән 15-20 м/с)кадәр,
көндез урыны белән көчле явым-төшем (яңгыр, дымлы кар һәм карга әйләнә), кыска вакытлы буран, күрү мөмкинлеге 12 км кадәр начарлана;
- юлларда бозлавык, көндез кар боткасы.
Урта Саба авылы китап бирү пункты Урта Саба авылы клубы белән берлектә 8 нче март-халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” – дип исемләнгән викторина үткәрде. Һәр кешенең тормышында Әни иң зур урын алып тора, ул һәр кем өчен кадерле. Чарада катнашучылар әниләре иң яхшы сыйфатлары турында сөйләштеләр һәм бәйрәм белән котлап иң җылы һәм иң изге теләкләрен җиткерделәр. Күчмә китапханә китаплары яңартылды, балалар өчен периодик-журналлар уку мөмкинчелеге тудырылды.
Тормышыбызга яңа агым килеп керде,ул -үз кулың белән бизәп киемне,көндәлек куллану әйберләрен заманча итеп бизәү,яңарту. Явлаштау авыл китапханәсендә Ә.Каримуллин исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре сумка-шоппер бизәү буенча мастер класс оештырдылар.Мероприятиядә авылыбызның рәсем сәнгатенә тартылучы яшьләре һәм яшүсмерләре катнашты.Эш тәртибен аңлатканнан соң һәркем үз фантазиясенә нигезләнеп рәсем төшерү,буяу эшләрен яратып башкарды,һәм нәтижәдә көндәлек куллануга яраклы,кабатланмас ижат эше үзенең матур нәтижәсен бирде.Мастер-классны оештырган үзәк китапханә кызларына зур рәхмәтемне житкерәм.
Миңгәр һәм Иске Мичән ФАПларында ремонт-монтаж эшләре тәмамланды.
Олыяз мәдәният йортында 8 март көненә карата чара узды.
8 март көнне Югары Утар балалар интернат-йортында бу көнне «Ягез әле, кызлар!” дип исемләнгән кызыклы һәм күңелле программа белән билгеләп үттеләр.
Байлар Сабасында яшәүче өлкән яшьтәге, социаль хезмәтләрдән файдаланучыга, өен су басудан саклану максатыннан, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Мәсләвиева Гөлшат Саба муниципаль районы сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче урта гомуми белем бирү мәктәп-интернаты "Тимуровчылар" хәрәкәтендә катнашучылар белән берлектә ярдәм күрсәттеләр. Алар ишегалдында да, урамда да карны чистарттылар.
Бүген 10 мартта МБОУ Гимназия базасында " Саба муниципаль районының "яшь сайлаучылар клубы" ның оештыру утырышы булды. Булачак сайлаучылар белән Саба муниципаль районы Советы депутаты Расих Закирҗанов һәм Татарстан Республикасы Саба районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Марат Шәймәрданов очрашты. Ачык тавыш бирү юлы белән Совет, рәис, рәис урынбасары һәм яшь сайлаучылар клубы секретаре сайлана.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне 2023 елның 14 мартында 10.00 сәгатьтә узачак «нәрсә ул резервланган сумма, ничек эш итәргә» дигән темага вебинарга чакыра.
Вебинар спикерлары: Эломцева Элина Сергеевна, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең бурычларны җайга салу бүлеге башлыгы, Осипова Майя Камилевна, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең бурычларны җайга салу бүлеге башлыгы урынбасары.