ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2023 ел
дүшәмбе

Шекше авыл җирлеге командасы Саба муниципаль районы чемпионатында 3 нче урынны яулады

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Тормышыбызга яңа агым килеп керде,ул -үз кулың белән бизәп киемне,көндәлек куллану әйберләрен заманча итеп бизәү,яңарту. 10 март көнне Явлаштау авыл китапханәсендә Ә.Каримуллин исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре сумка-шоппер бизәү буенча мастер класс оештырдылар. Мероприятиядә авылыбызның рәсем сәнгатенә тартылучы яшьләре һәм яшүсмерләре катнашты. Эш тәртибен аңлатканнан соң һәркем үз фантазиясенә нигезләнеп рәсем төшерү ,буяу эшләрен яратып башкарды һәм нәтижәдә көндәлек куллануга яраклы,кабатланмас ижат эше үзенең матур нәтижәсен бирде.

 

Явлаштау авыл җирлегендә җирле әһәмияттәге юллар кышкы чорда даими рәвештә кардан чистартылып торылды. Ә бу юлы канауларны кардан чистарту буенча эш алып барыла. Бу эшлэр «Саба »  ҖЧҖ техникасы белән башкарыла

8 март көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Әбием сандыгы» дип исемләнгән конкурс-уен программасын үткәрделәр. Чара конкурс формасында узды. Катнашучылар йолаларны искә төшерделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

 Приютта педагог һәм остаз елы хөрмәтенә «Бөтен бу дөньяны укытучы иҗат итә»дигэн кичэ утте.. Чараның төп герое-татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Мансур кызы булды. Ул хәзерге вакытта безнең приютта тәрбияче булып эшли. Ул узенен хезмэт юлын укытучы һөнэре буларак  башлый. Кичэ балаларга бик ошады.

Тэги: ОСЗ Тургай

2023 елның 14 мартында 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә ВКонтакте социаль челтәрен трансляцияләү белән #жилемолодымрт туры эфирын үткәрә. Туры эфир форматындагы Миссия - яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә торак шартларын яхшыртуда, ташламалы шартларда үз торакларын сатып алуда яшьләр өчен торак программалары буенча реаль дәүләт ярдәме алу мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү.

"Сәламәт яшәү рәвеше"

Тэги: Арташ авыл җирлеге

12
март, 2023 ел
якшәмбе

12 мартта Саба район китапханәсендә ализе җептән пончиклар бәйләү буенча мастер-класс үтте. Чарага эко-уенчыклар буенча остаз Гөлия Сафина чакырылган иде. Кунаклар бик канәгать калдылар

Тэги: Мәдәният бүлеге

12 март көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә язның матур бәйрәме Нәүрүз уңаеннан балалар белән бирнә җыюны оештырдылар

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International