“Ягез әле, кызлар” дип исемләнгән спорт чарасы - “Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениесе

2023 елның 10 марты, җомга

Яз белән бергә безгә искиткеч бәйрәм – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне килде.

8 март көнне Югары Утар балалар интернат-йортында бу көнне «Ягез әле, кызлар!” дип исемләнгән кызыклы һәм күңелле программа белән билгеләп үттеләр.  Конкурста урта корпус һәм мөстәкыйль яшәү корпусы тәрбияләнүче кызлар катнашты.  Чараны оештыручы тәрбияче Йолдыз  Зиннурова катнашучыларга төрле мини-конкурслар тәкъдим итте: "Төймәне так", "Иң матур причёска", "Открытканы җый". Кызлар безне үзләренең артистлыклары һәм тапкырлыклар белән сөендерделәр, тамашачыларның кәефләрен күтәрделәр. Уен ахырында барлык катнашучылар татлы күчтәнәчләр  алдылар. Чара күңелле дискотека белән тәмамланды.

Бәйрәм бик күңелле тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International