Олыяз мәдәният йортында 8 март көненә карата чара узды.

2023 елның 11 марты, шимбә

8 март кичендә Олыяз мәдәният йортында  ( җит. Закирова  Раилә) Пукәл  (җит.Загидуллина Айгол)  һәм Олыяз ( җит. Хафизова Фирүзә) китапханәләре белән берлектә “Төп йорт  киленнәре” бәйгесе узды. Бәйгедә авылыбызның 5 килене көч сынашты. Алар уңганлыкта, осталыкта, тапкырлыкта сыналдылар. 12 турдан торган бәйге җыр, бию, уеннар белән үрелеп барды. Бәйге ахырында киленнәргә төрле исемнәр бирелде, бүләкләр тапшырылды. Һәр чыгыш тамашачы алкышларына күмелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International