ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Саба районы Байлар Сабасы шәһәрчегендәге ат спорты комплексы бинасын (Манежны) реконструкцияләү

Тэги: окс

Шиһабетдинов Ильяс Нургали улының 55 яшьлек юбилеена багышланган 5 км чаңгы ярышы

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән яңа җитәкче-«Саба урманчылыгы»ТР ДКУ урманчысы билгеләнде. Ул Илһам Гайдулла улы Рәхмәтуллин була.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

16 март көнне Саба район китапханәсенең уку залында хезмәт ветераны, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзасы Гатауллин Кәримулла Гатаулла улының 75 яшьлек юбилеена багышланган "Эш сөйгәнне – ил сөяр" дип исемләнгән портрет-кичә үткәрелде. Кәримулла абый профессиясе буенча агроном һәм шул профессиягә гомере буенча тугъры кала. Кичәгә ветераннар советы җитәкчесе Ильясов Фәнил Ильяс улы, Үзәк мәчет имам-хатибы Яхин Ильдар Мәхмүт улы, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзалары килгән иде. Барысы да Кәримулла абыйны чын күңелдән котлап матур теләкләрен җиткерделәр. Чара ахырында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы коллектив исеменнән юбилярга  Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Ана капиталы акчасыннан айлык түләү гаиләләргә бердәм китерү көнендә күчереләчәк

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар  белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара.

15 март көнне Тубән Шытсу балалар бакчасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда сөйләм телен үстерү" дигән темага тәрбиячеләр өчен семинар үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

2023 елның 14-15 мартында "Нарат" спорт комплексында  Р.Ф. Сәйфуллина академиясе тренерлары хоккей буенча мастер - класс үткәрделәр.

Безнең мәктәп спортчылары Зәйниев Айназ (тренер Зарипова Гульнара Хамитовна) һәм Хаҗиев Исмалга (тренер Волков Дмитрий Леонидович) бадминтон буенча «Спорт мастерына кандидат» спорт разряды бирелде. Сезне лаеклы бүләгегез белән котларга һәм тормыш юлындагы һәм спорттагы киртәләрне җиңел генә җиңеп, һәрвакыт җиңү юнәлешендә хәрәкәт итәргә, «Спорт мастеры» дигән кадерле исем алырга дигэн теләгебезне белдерэбез. Барлык хыялларыгыз һәм теләкләрегез тормышка ашсын!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

   Байлар Сабасы бистәсенең "Гимназия“ базасында Саба муниципаль районының «яшь сайлаучылар клубы» ның оештыру утырышы узды.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International