2023 елның 14-15 мартында "Нарат" спорт комплексында Р.Ф. Сәйфуллина академиясе тренерлары хоккей буенча мастер - класс үткәрделәр.
Мастер-класста хоккей буенча тренерлар Шинкарь Александр Сергеевич һәм Демидов Андрей Владимирович, шулай ук капкачылар тренеры Сафронов Денис Олегович катнашты.
Шинкарь Александр Сергеевич КХЛ тарихында беренче хет-трик авторы булып тора.
Мастер-класста «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләгә хоккейның төп элементларын, шулай ук хоккейда нәтиҗәлерәк уйнау өчен шайбага ия булуның төп алымнарын сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Тренерларга балалар һәм ата-аналар белән ничек нәтиҗәлерәк эшләү, хоккейчыларның физик һәм психологик сыйфатлары үсешенең яшь үзенчәлекләре һәм әзерлекнең төрле этапларында күнегүләр процессының үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
Мастер-классның максаты-хоккейны үстерү һәм аны алга таба популярлаштыру, шулай ук Саба районында яшәүче балаларны, яшүсмерләрне, яшьләрне хоккей белән актив шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Хезмәттәшлек өчен Р.Ф. Сәйфуллина хоккей академиягә рәхмәт белдерәбез һәм Саба районы, Татарстан Республикасы халкы арасында спортны үстерү һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру эшендә алга таба тыгыз хезмәттәшлеккә өметләнәбез.