ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән яңа җитәкче - «Саба урманчылыгы»ТР ДКУ урманчысы билгеләнде

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән яңа җитәкче-«Саба урманчылыгы»ТР ДКУ урманчысы билгеләнде. Ул Илһам Гайдулла улы Рәхмәтуллин була.

Илһам Рәхмәтуллин вазыйфасында Васил Гыйззәтуллинны алмаштыра, ул лаеклы ялга китә.

Илһам Рәхмәтуллин 1975 елның 27 октябрендә Кукмара районының Каенсар авылында туган. Лубян урман хуҗалыгы-техникумын (хәзерге Лубян урман – техник колледжы) һәм Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаган.

Илһам Рәхмәтуллинның 27 еллык эш стажы бар. Үзенең хезмәт эшчәнлегендә Васильев дистанциясендә саклагыч урман утыртуларда эшче, урман мастеры, урманчы ярдәмчесе, участок урманчысы урынбасары, урманны торгызу буенча инженер, «Саба урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкчесе-урманчысы урынбасары, «Сабабаш»ҖЧҖ җитештерү участогы урынбасары булып эшли. 2016 елның ноябреннән 2023 елның февраленә кадәр ТР ДБУ «Укыту-тәҗрибә Саба урман хуҗалыгы»н җитәкли.

Камил эшләгән елларында Илһам Рәхмәтуллин Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә (2016 ел) һәм «Татарстан Республикасының Атказанган урманчысы» дигән мактаулы исемгә лаек була (2017 ел).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International