ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2023 ел
сишәмбе

   Чәбия Чурчи авыл клубы Олы Нырты китапханәсе белән берлектә "Елмаю һәм көлү һәркем өчен" күңел ачу-уен программасы үткәрелде. Бу искиткеч апрель көнендә балалар күңелле конкурсларда һәм кызыклы уеннарда, викториналарда актив катнаштылар, үзләренең эрудицияләре белән балкып тора алдылар, кызыклы табышмаклар чиштеләр,  сорауларына дөрес җаваплар сайладылар.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

Олы  Нырты  авыл китапханәсе «Бөтен заманга һөнәр " дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче авылда кирәкле һөнәрләр турында сөйләде: агроном, тракторчы, төзүче, табиб, укытучы. Чара барышында катнашучылар табышмаклар чиштәләр, мәкальләр төзеделәр, хәрефләрдән һөнәр исемнәрен җыйдылар. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

    Урта Нырты авыл клубында балалар арасында өстәл теннисы буенча "Күңелле ракетка"турниры узды. Ярыш рухына карамастан, турнир җылы дуслык шартларында узды. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

4 апрель көнне авыл мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре Югары Симет авылында күпфункцияле үзәк территориясен кардан чистарттылар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

2нче апрельдә — Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде. Бу бәйрәм 1967 елда немец язучысы һәм тәрҗемәчесе Йелла Лепман инициативасы белән оештырыла. Әлеге дата бөек әкиятче Ханс Кристиан Андерсенның туган көненә багышланган. 4нче  апрельдә  Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Саба гимназиясендә  4 «В» сыйныф укучылары өчен (сыйныф җит. Фәйзуллина Ф.В.) «Исемле китаплар» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Укучылар «Әкият геройларын беләсезме?» викторинасында актив катнаштылар. Чара ахырында укучылар  яраткан китаплары турында сөйләделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

02.04.2023 конне Яр Чаллы шэхэрендэ бию сэнгате буенча "В вихре танца " исемле Бөтенроссия конкурс - фестивале узды.

Тэги: мәдәният бүлеге

Ел саен 1 апрельдә дөньяның күп илләрендә планетабызда иң борынгы экологик бәйрәм — Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Кошлар Җир шарында барлыгы 8500 төр исәпләнелә. Озак кышлаганнан соң кошлар туган илләренә кайталар һәм бу шатлыклы мизгелне игътибарсыз калдырып булмый. Кошлар - безнең дусларыбыз. Алар -канатларында язны алып килүче шатлык хәбәрчеләре ... 4 апрельдә бу якты вакыйгага багышлап Саба район китапханәсендә «Яз һәм шатлык хәбәрчеләре» - китап күргәзмәсе оештырылды, китапларга күзәтү, кошларны танып белү буенча уен-викторина үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Олы Кибәче авыл җирлегендә бюджет оешмалары эшчеләре һәм укучылар биләмәләрне кипкән үләннәр, яфраклар, ботаклардан һәм чүп-чардан чистарта башладылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

"Саба" ҖЧҖ нең Кибәче бригадасы механизаторлары люцерна басуын ашлама белән тукландыруга керештеләр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче авылында ИП Шәфыйков И.Р. "Туган авыл" кибетен төзекләндереп зуррак бинага күчерде. Хәзер ул авыл халкына күбрәк төрдәге тоаврлар белән хезмәт күрсәтә. Шул уңайдан шәхси эшмәкәр авыл халкын мич коймагы һәм кайнар чәй белән дә сыйлады.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International