Олы Кибәче авыл җирлегендә бюджет оешмалары эшчеләре һәм укучылар биләмәләрне кипкән үләннәр, яфраклар, ботаклардан һәм чүп-чардан чистарта башладылар.
"Саба" ҖЧҖ нең Кибәче бригадасы механизаторлары люцерна басуын ашлама белән тукландыруга керештеләр.
Олы Кибәче авылында ИП Шәфыйков И.Р. "Туган авыл" кибетен төзекләндереп зуррак бинага күчерде. Хәзер ул авыл халкына күбрәк төрдәге тоаврлар белән хезмәт күрсәтә. Шул уңайдан шәхси эшмәкәр авыл халкын мич коймагы һәм кайнар чәй белән дә сыйлады.
Табигатьтә яз тантана итә, карлар эри, күчмә кошлар туган якларына кайта, һавада кошлар моңы . Шул матурлыкны карап , табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтү максатыннан 1 апрель көнне Явлаштау авыл китапханәчесе балаларны табигатькә экскурсиягә алып чыкты . Җир өстендә кар бик әз калган, гөрләвекләр ага, агачларның бөреләре күренә башлаган, тал песиләре күренә. Балалар бик шатланып шушы матурлыкны күзәтте. Язгы ташу турында истәлекләр сөйләнде, хәрәкәтле уеннар уйналды.
31 март көнне "Умырзая" Иләбәр балалар бакчасында “Балаларга туган телне, милли мәдәниятебезне өйрәтүдә сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте" темасына семинар үткәрелде.
Кул эшләре гомер-гомергә затлы иҗат булып санала. Үзең иҗат иткән көндәлек куллану әйберләре гади дә, уңайлы да, кадерле дә була . Балаларны, яшьләрне рәсем сәнгате белән кызыксындыру максатыннан Саба үзәк китапханәсе тарафыннан 31 март көне Явлаштау авыл китапханәсендә “Минем иҗат җимешем” дип исемләнгән сумкага бизәк төшерү буенча мастер- класс булды. Яшүсмерләр 12 сумкага матур, үзенчәлекле бизәкләр төшерделәр. Бер- берләре белән аралашып, киңәшләшеп эшләгән эш үзләренең матур нәтиҗәсен бирде, балаларда үз- үзләренә ышаныч уятты.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Тимершык авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр башланды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.
Тимершык авылындагы КФҮ бинасында ремонт эшләре булып узды. Ремонт эшләрен “Ак Таш”ҖЧҖ башкарды.
Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышларында Тимершык авыл җирлеге командасы актив катнашып уңышлы чыгыш ясап килә.
Миңгәр ФАПында капиталь ремонт эшләре тәмамланды. Ремонт эшләрен Саба ПМК -159 оешмасы башкарды.