“Балаларга туган телне, милли мәдәниятебезне өйрәтүдә сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте" темасына семинар

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

31 март көнне "Умырзая" Илебер балалар бакчасында “Балаларга туган телне, милли  мәдәниятебезне өйрәтүдә сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте" темасына семинар үткәрелде. Семинарда Саба, Арча, Теләче, Биектау районнары тәрбиячеләре катнашты. Семинарның максаты: тәрбиячеләрнең туган телгә өйрәтү эшен оештыруда һөнәри компетентлык дәрәҗәсен күтәрү һәм тәрбияләнүчеләр арасында милли мәдәнияткә якын килү.

Семинарга ТР Фәннәр академиясенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы өлкән укытучысы Абдуллина Р.В. чыгышы белән "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телен өйрәтүдә цифрлы технологияләрне куллану" дигэн темага чыгыш ясады. Катнашучылар семинарның практик яктан югары булуын, аңлаешлылыгын, актуальлеген, тулылыгын һәм тирәнлеген билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International