2нче апрельдә — Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде. Бу бәйрәм 1967 елда немец язучысы һәм тәрҗемәчесе Йелла Лепман инициативасы белән оештырыла. Әлеге дата бөек әкиятче Ханс Кристиан Андерсенның туган көненә багышланган. 4нче апрельдә Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Саба гимназиясендә 4 «В» сыйныф укучылары өчен (сыйныф җит. Фәйзуллина Ф.В.) «Исемле китаплар» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Укучылар «Әкият геройларын беләсезме?» викторинасында актив катнаштылар. Чара ахырында укучылар яраткан китаплары турында сөйләделәр.