29 апрельдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган кросс узды. Ярышларда өч йөзгә якын катнашучы булды. Җиңүчеләрнең барысы да грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.
Саба районында яшәүче, бүгенге көндә исән бердәнбер сугыш ветераны, Төбәк авылыннан Әлмиев Хаҗиәхмәт абый 1 май көнне үзенең 103 яшьлеген билгеләп үтте. Шул уңайдан аны тәбрикләргә РФ Дәүләт Думасы депутаты И.С. Вольфсон килде һәм телевизор бүләк итте.
Саба 5 нче «Бэлэкэч» балалар бакчасында бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышланган "Тукай язы" атналыгы узды. Балалар бик теләп Тукай әкиятләрен сәхнәләштерделәр
"Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында Олы Кибәче авыл җирлегендә агач утырту оештырылды.
ҖЧ "Саба" җәмгыяте Кибәче бригадасы басуларыннан Олы Кибәче авыл җирлегендәге бюджет оешмалары эшчеләре таш җыйдылар.
29 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре яшьләр белән «Сак булыгыз мошенниклар» мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Яшүсмерләр арасында иң киң таралган мошенниклык схемалары, шулай ук үзеңне һәм үз янчыкларын саклау өчен нинди саклык чаралары күрергә кирәклеге турында сөйләделәр һәм видеоматериаллар күрсәттеләр. Катнашучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, һәркем үзе өчен кирәкле мәгълүматны ишетте.
Саба суды коллективы ВФСК ГТО нормалары комплексын үтәүдә катнашты.
Бүген Байлар Сабасында гомер кичерүче Зәйтүнә Мөхәммәтша кызы Нигамәтҗанова 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды.
2023 елның 29 апрелендә Байлар Сабасында Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге, акватлон буенча балалар лигасының IV этабы узды.
29 апрельдә Саба-Арена спорт мәктәбендә мәктәпкәчә учреждениеләр арасында шахмат буенча шәхси-команда ярышларында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү узды.