ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2023 ел
сишәмбе

Елыш авылы зиратында өмә үткәрелде. Өмәдә авыл халкы, кайткан кунаклар актив катнашты. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Елыш авылында дәүләт программасы нигезендә йорт төзелеше дәвам итә. Эшне ООО "ПМК-159" оешмасы башкара.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

26-30 апрель Алексин шәһәрендэ Россия чемпионаты (1-5 класс) узды. Раиль Галиакберов кулында бронза медале, ул тагын бер тапкыр 2023 елгы ЧР призеры булды.

01-10 майда Россия җыелма командасы составында ТМ узачак һәм Байлар Сабасына кайтачак.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА Чаралар

Югары Шытсу авыл зиратында өмә үткәрелде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу мәдәният йортында "Алар һәрберебезнең язмышында" тематик кичә үткәрелде. Хөрмәтле укытучыларыбыз Иван абый һәм Мәрьям апаны искә алу чарасында аның укучылары, балалары катнашты. Алар Югары Шытсу авылы мәктәбендә 40 ел белем биргәннәр. Үзләренең тырыш хезмәтләре белән алар авылда шактый тирән эз калдырган шәхесләр.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

30 апрельдә Саба - Аренада бадминтон буенча традицион якшәмбе турниры узды. Бу юлы турнир кунаклары Казаннан бадминтончылар булды.

Турнир нәтиҗәләре

 *А төркеме ялгыз разряд* 

1 урын Шигабиев Ильяс 

2 урын Зәйниев Айназ 

3 урын Равилин Адель 

 *Парлы разрядлы төркем* 

1 урын Багманова Камилла һәм Мансурова Регина 

2 урын Сафиуллин Рөстәм һәм Волкова Татьяна 

3 урын Гөбәйдуллина Ралина һәм Әхмәтшина Самина

 *С Төркеме парлы разряд* 

1 урын Габдрахманов Азамат һәм Нуруллин Әлим 

2 урын Вәлиев Рүзәл һәм Хәлилов Динияр 

3 урын Кәримуллин Данияр һәм Хәлимова Талия 

 *Д төркеме ялгыз разряд* 

1 урын Зиннәтуллина Әминә

2 урын Вәлиуллина Зилә 

3 урын Сафина Наргиза 

 "ПМК" ҖЧҖ директоры Маковеев Константинга турнирда катнашучылар өчен татлы призлар өчен зур рәхмәт 🍫 ❤ ️ 🏸 

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Түбән Шытсу төп мәктәбе биләмәсендә укучылар ярдәме белән төрле агачлар утыртылды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

«Татлы бүләк» Инсаф Сираевтан. Шулай итеп, кичэ 30 апрельдә УСК Саба-Аренада өстәл теннисы буенча «җомга лигасы» узды. 50ләп катнашучыны өстәл теннисы туплары берләштерә. «Саба-Арена» командасы Екатерина Ищенко һәм Сафира Фәйзетдинова турнирның өченче урынына басалар. Икенче урынны «Тибхар» командасы Хайём Исмаилов һәм Әлфис Вәлиуллин яулады. Ә җиңүчеләр булып «Студент» командасы Камилла Шигапова һәм Алиса Гайнуллина танылды.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Түбән Шытсу авыл җирлегендә юл янындагы басулардан таш җыелды. Өмәдә авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларында эшләүче хезмәткәрләр катнашты. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

1
май, 2023 ел
дүшәмбе

Олыяз авылында спорт мәйданчыгы өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә кирәк.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International