ЯҢАЛЫКЛАР


1
май, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Пүкәл авылында балалар, иртән иртүк торып, өйдән өйгә йөреп, такмак әйтеп, йомырка, кәнфит, шоколад һәм башка тәм-томнар җыйдылар☀️🌿

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

2023 ел 1 май көнне 18.00 сэгатьтән алып 2 май 20.00 сәгатькә кадәр:

2023 елның 2 маенда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы буенча урыны белән яшен, көчле яңгыр, көчле җил 15-20 м/с, локаль рәвештә 23 м/с кадәр көтелә.


30
апрель, 2023 ел
якшәмбе

Иске Икшермә авыл җирлегендә өмә

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Иске Икшермә авыл җирлегендә басуларны ташлардан чистарту буенча эшләр башкарылды

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Һәр язны без Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» акциясендә катнаштылар

Тэги: Мишә авыл җирлеге

 30 апрельдә Мишә авыл җирлегендә чираттагы өмә узды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

26 апрель көнне "Дулкын" радиосының "Китапханәче сүзе" тапшыруында Килдебәк авылы китапханәчесе Ләйсән Рәкыйпова чыгыш ясады

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

29
апрель, 2023 ел
шимбә

29 апрельдә Шәмәрдән авылының «Шатнур» мәчетендә Шәмәрдән балалар китапханәсе каршындагы «Хыял» клубы әгъзалары өчен «Ислам – тынычлык һәм яхшылык дине» дигән әңгәмә узды. Анда катнашучыларга ислам динен кабул итү, мөселман традицияләре һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу турында сөйләнде. Балалар китапханәсе мөдире Галиакберова Р.Х. шулай ук тематик әдәбият тәкъдим итте. Әңгәмә барышынды татар халкының гореф-гадәтләре игътибарсыз калмады, мөселман дине кешеләре бер гаиләдә яшәвебезне ассызыклады.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2023 елның 25-28 апрелендә Казан шәһәренең Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә узган өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты тәмамланды. МБУ ДО СШ Саба-Арена вәкилләре чемпионатта бик яхшы чыгыш ясады. Республика Чемпионаты кысаларында безнең мәктәп спортчылары Исмаилов Хайём, Галанов Павел ир - атлар парлы разрядында, Галанов Павел- ялгыз разрядта бронза призерлары, ә Шигапова Камилла хатын - кызлар парлы разрядында чемпион булдылар.

Спортчыларны һәм аларның остазларын лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International