“И, мөкәтдәс Туган телем!” дип исемләнгән әдәби сәгать

2023 елның 30 апреле, якшәмбе

Һәр язны без Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез.  

27 апрель көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Ак калфак» клубына йөрүчеләр өчен “И, мөкәтдәс Туган телем!” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Кичә барышында шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен тыңладылар. Шулай ук китапханәче тарафыннан Г. Тукай иҗатын яктырткан әдәби күргәзмә тәкъдим ителгән иде. Әлеге чара Г. Тукайның "Туган тел" шигыренә язылган җырны башкару белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International