Остәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты тәмамланды

2023 елның 29 апреле, шимбә

2023 елның 25-28 апрелендә Казан шәһәренең Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә узган өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты тәмамланды. МБУ ДО СШ Саба-Арена вәкилләре чемпионатта бик яхшы чыгыш ясады. Республика Чемпионаты кысаларында безнең мәктәп спортчылары Исмаилов Хайём, Галанов Павел ир - атлар парлы разрядында, Галанов Павел- ялгыз разрядта бронза призерлары, ә Шигапова Камилла хатын - кызлар парлы разрядында чемпион булдылар.

Спортчыларны һәм аларның остазларын лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International