Саба 5 нче «Бэлэкэч» балалар бакчасында бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышланган "Тукай язы" атналыгы узды

2023 елның 2 мае, сишәмбе

   Саба 5 нче «Бэлэкэч» балалар бакчасында бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышланган "Тукай язы" атналыгы узды.  Балалар бик теләп Тукай әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Үз яшьләренә туры килгән шигырьләрен яттан өйрәнделәр. Әти-әниләре белән бергәләп аларга иллюстрацияләр ясадылар.  "Кызыклы шәкерт", "Гали белән кәҗә", "Карлыгач" кебек шигырләрен балалар аеруча күңелләренә керде.

Г.Тукайнын иҗатын тирәнтен өйрәнүгә юнәлдерелгән «Без Тукай оныклары» дип аталган бәйрәм аеруча күтәренке рухта узды. Бәйрәм барышын фото, рәсем һәм шагыйрьнең әсәрләрен башкару бәйгеләренә нәтиҗә ясалды. Бу кызыклы һәм мавыктыргыч чарада балалар бик теләп катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International