ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

11  июнь көнне  Килдебәк авыл җирлегенең иң матур җирендә – су буенда, халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуй үткәрелде

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

14
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

Байлар Сабасында чистарту корылмалары һәм басымлы канализация төзү 

Тэги: окс

Явлаштау командасы район Сабантуенда мини-футбол буенча ярышларда 3 нче урынны алды

 Явлаштау авыл җирлеге  район Сабантуенда  бизәлгән җигүле атлар бәйгесендә катнашты.

Әбинең сандыгы - борынгы һәм кыйммәтле әйберләр хәзинәсе.Олы Кибәче авыл китапханәсе мөдире  «Дуслык» мәктәп яны лагерендагы балалар өчен авыл китапханәсендә халкыбыз мирасына,аларның эшләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан "Әбиемнең күңелле сандыгы" дип исемләнгән танып белү сәгате һәм татар халкы орнаментларын кулланып мастер-класс оештырылды.Китапханәче балалар белән бергә борынгы әйберләр һәм аларны хәзер ничек һәм нәрсә алыштыруы хакында сөйләште. Чара ахырында китапханәче балаларга хәзер теләсә нәрсәне сатып алырга мөмкин,ә борынгы заманда юк, шуңа күрә  безнең әби- бабаларыбыз барысын да үз куллары белән ясаганнар, дип аңлатты. Чараның икенче өлешендә балалар татар орнаментлары рәвешендә брошлар һәм чәч кыстыргычлар ясадылар. Бу шөгыль балаларга бик ошады.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Байлар Сабасы бистәсендә М. Җәлил урамындагы Саба елгасы аша күперне ремонтлау эшләре бара

Тэги: окс

Явлаштау авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме 11 июнь көнне Явлаштау авыл җирлегендә татар халкының милли бәйрәме-Сабан туе булып узды. Бәйрәм Явлаштау урта мәктәбе укучылары әзерләгән пролог белән башланып китте. Бәйрәмне район башлыгы  Минниханов Р.Н.  ачып җибәрде  , шулай ук барлык халыкны  "Акташ" ҖЧҖ генераль директоры Әхмәтов Газинур Абдулла улы,  Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Р.Х., «Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Явлаштау» бригадасы идарәчесе Фазлыев А.К. котлады.

      Бәйрәмдә Казаннан профессиональ артистлар: Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов һәм Татарстан Республикасының «Риваят "Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, "Ямьле" төркеме, "Ак-су" төркеме, Аида һәм баянчы Ринат Вәлиевлар чыгыш ясады.Бәйрәмне Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Сәфәрова, Рәдиф Әхмәдиев һәм татар радиосы алып баручысы Байбулат алып барды.Сабантуйның үзенчәлеге - татар флайбордчыларының чыгышы булды.

     Кунакларга тәмле пылау, кайнар коймак һәм милли ризыклар белән чәй тәкъдим ителде. Балалар өчен бушлай аттракционнар һәм аниматорлар эшләде. Бәйрәм бик яхшы концерт программасы , кызыклы уеннар һәм зур бүләкләр белән бер сулышта узды. Әхмәтов Газинур Абдулла улына югары дәрәҗәдә Сабантуй оештырган өчен һәм барлык спонсорларга бүләкләр өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Мичән авыл җирлеге җигүле атлар белән «Сабантуй»да йөрештә катнашты.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Сабантуй-ул игенче хезмәтен чагылдырган әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Гасырлар уртасында барлыкка килгән бәйрәм безнең көннәргә кадәр барып җитте, ул үзенең иң яхшы традицияләрен – үзенчәлекле мәдәниятен, матур гореф-гадәтләрен саклап кала алды. Бу-хезмәт, матурлык, көч, кешелеклелек һәм тормыш шатлыгы алып баручы бәйрәм. Бәйрәм белән Саба муниципаль районының “Саба таңнары” баш мөхәррире: Исмәгыйлов Р.Г. һәм авыл җирлеге башлыгы А. Р. Гыймадиев котладылар. Аннары бәйрәмдә катнашучыларны котлау сүзләре белән «Курсабаш» ҖЧҖ генераль директоры И.С. Җиһаншин чыгыш ясады, ул алдынгыларны, кыр батырларын бүләкләде һәм язгы кыр эшләренә йомгак ясады.

Рәсми өлештән соң бәйрәм концерт номерлары белән дәвам итте. Параллель рәвештә спорт бәйгеләре дә узды.Бу баганага менү, чүлмәк вату, бүрәнәдә капчык белән сугышу, гер күтәрү, аркан тарту һәм башкалар.Үз яшьләрен оныткан кебек, яшьләр белән беррәттән аларда өлкән буын вәкилләре дә актив катнашты. Сабан туенда милли көрәш аерым урын алды. Ярышларның кульминациясе ике финалистның көрәше булды, нәтиҗәдә баш батыр, төп приз - тәкә иясе билгеләнде. Ул – Арча районы Мөрәле авылыннан, Зиннәтуллин Илназ.

Сабантуй-халыклар арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны символлаштыручы, милли колоритны, халыкның иң яхшы гореф-гадәтләрен һәм мәдәни традицияләрен саклаган бәйрәм. Бәйрәмдә катнашучыларның яхшы кәефе, оештыручыларның көйле эше халык бәйрәменең барлык кунакларга да шатлык-сөенеч булып узуына ярдәм итте.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлеге җигүле атлар белән «Сабантуй»да йөрештә катнашты

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International