Килдебәк авыл җирлегендә Сабантуй

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

11  июнь көнне  Килдебәк авыл җирлегенең иң матур җирендә – су буенда, халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуй үткәрелде.  Бәйрәмгә килгән авыл халкының һәм кунакларның күңеле шат иде. Сабантуй төрледән-төрле милли һәм спорт уеннары, җырлар-биюләр белән үрелеп барды. Халык өчен концерт номерлары белән Рамил Закиров чыгыш ясады. Бәйрәмгә килгән халык әлеге бәйгеләрдә теләп катнашты һәм рәхәтләнеп күңел ачты. Сабантуй көрәш мәйданында абсолют батырны билгеләү белән тәмамланды. Абсолют батыр исеменә, кискен көрәштән сон, Нәбиуллин Риназ Тәлгать улы, ә икенче батыр исеменә Зәкиев Ильнар Рөстәм улы  лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International