Явлаштау авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме

2023 елның 14 июне, чәршәмбе

Явлаштау авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме 11 июнь көнне Явлаштау авыл җирлегендә татар халкының милли бәйрәме-Сабан туе булып узды. Бәйрәм Явлаштау урта мәктәбе укучылары әзерләгән пролог белән башланып китте. Бәйрәмне район башлыгы  Минниханов Р.Н.  ачып җибәрде  , шулай ук барлык халыкны  "Акташ" ҖЧҖ генераль директоры Әхмәтов Газинур Абдулла улы,  Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Р.Х., «Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Явлаштау» бригадасы идарәчесе Фазлыев А.К. котлады.

      Бәйрәмдә Казаннан профессиональ артистлар: Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов һәм Татарстан Республикасының «Риваят "Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, "Ямьле" төркеме, "Ак-су" төркеме, Аида һәм баянчы Ринат Вәлиевлар чыгыш ясады.Бәйрәмне Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Сәфәрова, Рәдиф Әхмәдиев һәм татар радиосы алып баручысы Байбулат алып барды.Сабантуйның үзенчәлеге - татар флайбордчыларының чыгышы булды.

     Кунакларга тәмле пылау, кайнар коймак һәм милли ризыклар белән чәй тәкъдим ителде. Балалар өчен бушлай аттракционнар һәм аниматорлар эшләде. Бәйрәм бик яхшы концерт программасы , кызыклы уеннар һәм зур бүләкләр белән бер сулышта узды. Әхмәтов Газинур Абдулла улына югары дәрәҗәдә Сабантуй оештырган өчен һәм барлык спонсорларга бүләкләр өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International