ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре уткәрелә.

28 июнь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре мәчет белән берлектә “Нургали” мәчете территориясендә балалар өчен күңел ачу уеннары үткәрделәр, шулай ук кунакларны тәмле коймак, фри бәрәңгесе, попкорн, татлы мамык белән сыйладылар. Ахырда лотерея уйнатылды, һәр балага, ә алар 87 иде, бүләкләр бирелде.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Чыгарылыш кичәсе инде күптән Россиянең барлык мәктәпләрендә дә күңелле һәм истәлекле традициягә әверелде. 27 нче июнь көнне районыбыз мәктәпләрен тәмамлаган 11нче сыйныф укучылары өчен район күләмендә әлеге чара үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

28
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

26 июньдә Саба район китапханәсе Саба районы мәдәният бүлеге составында "Татарстанның мәдәни башкаласы" республика конкурсында катнашты. Чара Г. Тукай исемендәге Татар филармониясе паркында узды. Чигү, шоппер-сумкага рәсем ясау,  беләзекләр һәм тәсбихләр җыю буенча мастер-класслар күрсәтелде. Шулай ук китапханә хезмәткәрләре "Язучы - якташларыбыз", "Җәйге китапханә" күргәзмәләрен оештырдылар, анда иҗади мастер - класслар, китаплар уку һәм балалар журналлары белән танышу булды. Кечкенә кунаклар китаплардан сорауларга җавап эзләделәр, журналлардан кызыклы фактлар белән таныштылар. Шулай ук, матур һәм якты фотозона ул беркемне дә битараф калдырмады. Филармония эчендә кунакларны һәм жюри әгъзаларын академик Абрар Кәримуллин һәм СССРның халык артисты, Г.Тукай Республика премиясе лауреаты Ш. Биктимировның истәлекле әйберләреннән һәм эшләреннән күргәзмә көтеп торды. Шәһәр халкы бу чарада актив катнашты.

Тэги: мәдәният бүлеге

Хөрмәтле райондашлар, дин кардәшләр! Барыгызны да изге бәйрәмебез белән тәбрик итәбез! Корбан бәйрәме ул шәфкатьлелек һәм сабырлыкны, якыннарың, дин кардәшләрең турында кайгыртуны гәүдәләндерә, мөселманнарны берләштерә. Әлеге бәйрәм безнең бердәмлекне, татулыкны тагын да ныгытсын, яхшы эшләргә, изгелек кылуга рухландырсын. Районыбызда яшәүче һәрбер гаиләгә, йортыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт хисләре иңсен. Барыгызга да имин тормыш, сәламәтлек, аяз күк йөзе телибез!


27
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстанда  2023 елда 9 меңнән артык гаилә ана капиталы акчалары исәбеннән торак шартларын яхшырткан

 

23 нчы июнь көнне Саба гимназиясе волонтерлары активистлары Халыкара наркотиклар куллануга каршы көрәш көне уңаеннан Сабаның үзәк мәйданында акция үткәрделәр.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Сәрдә авылында кәрәзле элемтә манарасының электр челтәренә тоташу

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Шекше авыл җирлегенең “Сокол” хоккей командасына 50 ел

Тэги: Шекше авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International