Чыгарылыш кичәсе инде күптән Россиянең барлык мәктәпләрендә дә күңелле һәм истәлекле традициягә әверелде. 27 нче июнь көнне районыбыз мәктәпләрен тәмамлаган 11нче сыйныф укучылары өчен район күләмендә әлеге чара үткәрелде.
129 егет-кызның 28сенә укуны гел “бишле”гә генә тәмамлаган өчен махсус аттестатлар бирелде, медальләр тапшырылды. Район һәм республикада спорт юнәлешендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән, иҗади бәйгеләрдә актив катнашкан укучылар Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Соңыннан район башлыгының бүләге буларак, эстрадабызның талантлы артисты Рафис Калимуллин үзенең төркеме белән матур җырларыннан концерт тәкъдим итте.
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Барасы юлларыгыз кояшлы, таңнар аяз, киләчәгегез якты һәм һәркемгә бәхет юлдаш булсын иде. Үзегез сайлаган һөнәрнең остазы булырлык дәрәҗәгә ирешергә тырышыгыз. Хәерле юллар сезгә!