Безнең ҖЧ “Игенче” җәмгыятендә уңганнар күп, Галиев Илхам Галиәхмәт улы -шундыйларның берсе. Хезмәтендә зур җаваплылык тоеп, намус белән эшен башкаручы ул. Менә 39 ел инде ул шушы авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куя. Язгы кыр эшләрендә , терлек азыгы хәзерләүдә , урып җыю вакытында , кышкы чорда – бер эш тә аннан башка башкарылмый.Ул боларның барсын да сыйфатлы итеп башкара.Аңа беркетелгән техникага вакытында техник хезмәт күрсәтелгән һәм ремонтланган , алар бервакытта да тукталып калмый. Быел яз кыр эшләрендә югары эш күрсәткечләренә ирешеп хуҗалык буенча алдынгы урыннарга чыкты.
4 июльдә Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, балаларда табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан, балалар белән «Табигатьтә начар һава торышы юк» дигән конкурс-күңел ачу программасын үткәрделәр. Балалар табигатьнең барлык матурлыкларын күрделәр, дару үләннәре белән таныштылар, чәчәкләр һәм җир җиләге җыйдылар, һава торышы, кошлар һәм табигать бүләкләре турында викторина сорауларына җавап бирделәр. Экскурсия барышында алар ял иттеләр, уйнадылар, бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алдылар.
Татарстанда яшәүче һәр халыкның тарихи-мәдәни мирасы бик зур һәм бай. Һәр халыкның милли костюмнарында халыкның рухи дөньясы, аның милли үзенчәлекләре чагыла. Безнең ата - бабаларыбыз нигез салган традицияләр, алар гасырлар дәвамында сакланып калган халыкны берләштерү чараларының берсе. Гореф-гадәтләр, йолалар, милли костюмнар халык тормышының, мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып тора. Сабантуй мәйданында "Милли кием" фестиваленә йомгак ясалды. Милли кием үрнәкләрен популярлаштыру, аларны халыкка кайтару, милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелгән конкурста Иштуганның төрле милләт вәкилләре катнашты. Җиңүчеләрне район башлыгы Рәис Миңнеханов котлады, дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.
«Су коену тыела» билгесе эленгән урында су коену куркыныч! Тормышыгызны һәм сәламәтлегегезне саклагыз! Әгәр дә бу билгене күрсәгез, игътибарсыз калдырмагыз!
Байлар Сабасында чистарту корылмалары һәм басымлы канализация төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә.
Саба муниципаль районы Шәмәрдән авылында биологик чистарту корылмалары төзү һәм канализация коеларын герметикка алыштыру буенча чираттагы киңәшмә узды.
1 нче яртыеллык йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре белән семинар-киңәшмә.
Җир эшкәртү буенча Россиянең 10 нчы чемпионатының сайлап алу туры
4 июльдә "Нургали" мәчете янында балалар өчен мөселман лагереның 2 көне узды.
Мингәр торак пунктының авыл клубында җылылык трассасы белән тышкы казан урнаштыру.