Милли кием

2023 елның 5 июле, чәршәмбе

Татарстанда яшәүче һәр халыкның тарихи-мәдәни мирасы бик зур һәм бай. Һәр халыкның милли костюмнарында халыкның рухи дөньясы, аның милли үзенчәлекләре чагыла. Безнең ата - бабаларыбыз нигез салган традицияләр, алар гасырлар дәвамында сакланып калган халыкны берләштерү чараларының берсе. Гореф-гадәтләр, йолалар, милли костюмнар халык тормышының, мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып тора. Сабантуй мәйданында "Милли кием" фестиваленә йомгак ясалды. Милли кием үрнәкләрен популярлаштыру, аларны халыкка кайтару, милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелгән конкурста Иштуганның төрле милләт вәкилләре катнашты.  Җиңүчеләрне район башлыгы Рәис Миңнеханов котлады, дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International