Хезмәтенә күрә – хөрмәте

2023 елның 5 июле, чәршәмбе

     Безнең  ҖЧ “Игенче” җәмгыятендә уңганнар күп, Галиев Илхам Галиәхмәт улы -шундыйларның берсе. Хезмәтендә зур җаваплылык тоеп, намус белән эшен башкаручы ул. Менә  39 ел инде ул шушы авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куя. Язгы кыр эшләрендә , терлек азыгы хәзерләүдә , урып җыю вакытында , кышкы чорда – бер эш тә аннан башка башкарылмый.Ул боларның барсын да сыйфатлы итеп башкара.Аңа беркетелгән техникага вакытында техник хезмәт күрсәтелгән һәм ремонтланган , алар бервакытта да тукталып калмый. Быел яз кыр эшләрендә югары эш күрсәткечләренә ирешеп   хуҗалык буенча алдынгы урыннарга чыкты.

    Җитәкчелек  тә механизаторның хезмәтен югары бәяләп Казан шәһәрендә узган “Сабантуй -2023” бәйрәменә чакырып ,Татарстан Премьер министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык –төлек министры  Марат Җәббаровның Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле буләкләр белән хөрмәтләде.

  Галиев Илхам уңган игенче генә түгел тырыш , тәртипле гайлә башлыгы да.

Тормыш иптәше Гөлүсә  дә ҖЧ  “Игенче” җәмгыятендә озак еллар сыер савучы булып эшли .Берсеннән – берсе уңган тәртипле өч бала тәрбияләп үстергәннәр.Бәхетен читтә түгел, туган ягында тапкан хезмәттәшебезнең , алдагы  гөмер юлы бәхеттә , шатлыкта үтсен. Эшендә зур уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International