ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2023 ел
дүшәмбе

8 нче июль көнне Лесхоз интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Вәлиева А.М. җитәкчелегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара үткәрелде. Интернатта яшәүчеләр бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, кайда һәм ничек бу бәйрәм барлыкка килде. Парлар ничек танышулары турында сөйләделәр. Серләре белән уртаклаштылар. Ромашка чәчәге бәйләмен җыйдык. Соңыннан ромашкалар белән ваза рәсеме ясадылар. Һәр интернатта яшәүче (мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр) үз фикерен кертте рәсемне булдыруда.

«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» дигән исем алган бөтенроссия бәйрәме беренче тапкыр 2008 елның 8 июлендә узды. Аны Россиянең өченче Президенты Дмитрий Медведевның хатыны Светлана Медведева җитәкчелегендәге социаль-мәдәни инициативалар Фонды оештырды. Аннары бәйрәм ел саен билгеләп үтелә башлады.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Россиядә һәм башка илләрдә — Болгария, Белоруссия, Әзербайҗан, Украина, Германия, Бөекбритания, Франциядә билгеләп үтелә.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символы ромашка булды. Бәйрәм көнендә ромашкалардан веноклар үрәләр, ромашка чәчәкләре һәм «февронькалар» — Ромашка һәм башка гаилә символлары төшерелгән открыткалар бүләк итәләр. 8 июльдә никах теркәү тантанасы популяр традициягә әйләнде: бу уңайдан күп кенә ЗАГСлар эш сәгатьләрен озайта.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Югары Cимет мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә "Моң агыла туган ягыма" дип исемләнгән урам концерты оештырдылар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

9
июль, 2023 ел
якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:

2023 елның 9 июльдә 16.00 сәгатьтән 10 июльдә 21.00 сәгатькә кадәр  Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик давыл күренешләре турында кисәтү

 урыны-урыны белән яшенле яңгырлар, секундына 15-20 метр тизлектә кыска вакытлы җилләр, локаль рәвештә 24 м/с, яңгыр һәм боз көтелә.


8
июль, 2023 ел
шимбә

8-нче июль көнне Россиядә бик күңелле бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.

“Дарю тепло” акциясе кысаларында, безнең балалар йортында бу көнгә багышланган чаралар узды.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары Утар балалар интернат-йорты

8 июль - гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Шушы унайдан 7 июль көнне  "Яшьлек" яшьләр үзәге гаиләләр өчен "Күңелле старт" уеннарын үз эченә алган бик матур бәйрәм чарасы оештырды. 

Тэги: ОДМС Яшьлек Шеморданское СП

    2008 елда, безнең җәмгыятьтә гаҗәеп бер бәйрәм пәйда булды. 8 июль – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Бәйрәмнең символы булып ромашка чәчәге сайлап алынган. Нәкъ менә әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакьлекне сурәтли. Бу медаль никахта кимендә 25 ел яшәгән, җәмгыятьтә хөрмәт казанган, шулай ук балаларына лаеклы тәрбия бирә алган парларга тапшырыла. Медальнең бер ягында бәйрәм символы - акчәчәк-ромашка, икенчесендә изге кенәз Петр һәм аның тугры хатыны Феврония сурәтләнгән.

2023 елның 9 июль сәгать 09.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

2023 елның 9 июлендә көндез һәм кичендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 15-20 м/с кадәр кыска вакытлы көньяк җиле көчәйгән яшен көтелә.

Ромашка -  гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символы, ул Россиядә 8 июльдә билгеләп үтелә. Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан район китапханәсе хезмәткәрләре «Ямьле Саба»  ял паркында «Кыңгырау» балалар бакчасы балалары өчен «Ромашка-гаилә символы»дигән әдәби-күңел ачу уены үткәрделәр. Китапханәчеләр балаларны бәйрәмнең тарихы һәм гореф – гадәтләре белән таныштырып, балалар белән бергә  гаиләгә багышланган мәкальләрне  һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Әдәби өлешеннән соң күңел ачу уеннары уйналды. Чара ахырында балалар журналларына: “Ежик”, “Фиксики”, “Салават купере”, “Барби”, “Саша һәм Маша” күзәтү ясалды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе)

7
июль, 2023 ел
җомга

23-нче июнь көнне "Дару үләннәре көне" билгеләп үтелә. Бу уңайдан тәрбияче Зиннурова Йолдыз туган якның дару үләннәре турында мәгълүмати әңгәмә үткәрде.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

2022 ел йомгаклары буенча массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртуга «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» еллык конкурсларында һәм журналист эшләрендә катнашуга гаризалар кабул итү башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International