23-нче июнь көнне "Дару үләннәре көне" билгеләп үтелә. Бу уңайдан тәрбияче Зиннурова Йолдыз туган якның дару үләннәре турында мәгълүмати әңгәмә үткәрде.
Әлеге чараның максаты булып балаларның дару үләннәре турында күзаллауларын формалаштыру, аларны ничек дөрес җыярга, сакларга һәм кулланырга кирәклеге турында дөрес мәгълүмат бирү тора.
Тәрбияче балаларга яшел даруханәнең файдасы турында сөйләде. Дару үләннәрен яхшы белергә һәм аларны агулылардан аерырга кирәклеген ассызыклады. Балалар үләннәрне коры һава торышында иртәнге чык кипкәннән соң җыярга, күләгәдә киптерергә кирәклеген, юл янында үскәннәрен алырга һәм тамыры белән өзергә ярамаганлыгын белделәр. Табигать кочагына чыгып дарү үләннәре белән таныштылар.
Көннең икенче яртысында тәрбияләнүчеләр үзләре җыйган файдалы үләннәр: карлыган яфрагы, бөтнек, мелисса, сары мәтрүшкә, каен җиләге салып, бал белән хуш исле, шифалы чәй эчтеләр.