2008 елда, безнең җәмгыятьтә гаҗәеп бер бәйрәм пәйда булды. 8 июль – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Бәйрәмнең символы булып ромашка чәчәге сайлап алынган. Нәкъ менә әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакьлекне сурәтли. Бу медаль никахта кимендә 25 ел яшәгән, җәмгыятьтә хөрмәт казанган, шулай ук балаларына лаеклы тәрбия бирә алган парларга тапшырыла. Медальнең бер ягында бәйрәм символы - акчәчәк-ромашка, икенчесендә изге кенәз Петр һәм аның тугры хатыны Феврония сурәтләнгән.
“Мәхәббәт һәм тугрылык” медале Сабада быел Фәләховлар гаиләсенә тапшырылды, аларның гаилә корып яшәүләренә 32 ел. Айсылу һәм Илфат Фәләховлар икесе дә Килдебәк авылыннан, бүгенге көндә Байлар Сабасында яшиләр, күпләр өчен үрнәк ике малай үстереп, аларга лаеклы тәрбия һәм белем биргәннәр. Илфат Канифович - хәзерге вакытта лаеклы ялда, озак еллар Саба районы буенча ведомстводан тыш сак бүлегендә эшләде. 1985-1986 елларда Әфганстанда хезмәт иткән, хәрби бүләкләргә ия. Айсылу Сәфәргали кызы - Байлар Сабасы бистәсендәге 4нче “Кыңгырау” балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшли. Олы уллары Илназ, Мәскәү югары хәрби-команда училищесын тәмамлаган. 2022 елның мартыннан Украинада махсус-хәрби операциядә катнаша. 2022 елның ноябрендә «Хәрби хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнә. Тормыш иптәше белән 2 яшьлек улы Ильяс Сабада аны көтәләр. Кече уллары Алмаз, 2018 елдан Саба районы буенча ведомстводан тыш саклау бүлегендә эшли.
8 июль көнне Район Башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов Фәләховларга “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырды, чын патриот уллар һәм Ватанны саклаучылар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлнар Илдар кызы Шафикова, Саба һәм Теләче районнары буенча Хәрби комиссар Фәнис Фәрит улы Закиров, Саба шәһәр җирлеге Башлыгы Расих Мөбәрәк улы Хасанов та бу гаиләгә котлауларын җиткерделәр.
Мәхәббәткә нигезләнгән, бер-берсен кайгыртудан туктамаган бу гаиләнең хисләре киләчәктә дә бәхетле картлыкта яшәргә көч, канат бирсен.