8 июль - гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне буларак билгеләп үтелә.

2023 елның 8 июле, шимбә

8 июль - гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Шушы унайдан 7 июль көнне  "Яшьлек" яшьләр үзәге гаиләләр өчен "Күңелле старт" уеннарын үз эченә алган бик матур бәйрәм чарасы оештырды. Чарада Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Валиев Альберт Кави улы гаиләләрне әлеге матур бәйрәм белән котлап, аларны бүләкләп, изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан дәртле-моңлы җырлар белән үрелеп барды.Биредә иң җитез, иң тату, иң өлгер 6 гаилә үзара көч сынашты. Күңелле старт уеннарында хәр гаилә бердәм булып, ярышларда сынатмыйча, бер-берсенә көч биреп бик актив катнашты. Беренче урынны Шайхуллиннар гаиләсе, икенче урынны Әхмәтовлар гаиләсе, өченче урынны Гыймадиевлар гаиләсе яулады. Чарада катнашучы һәр гаилә дә акчалата һәм грамота белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International