ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Шәмәрдән авылында "Кристалл" ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" Дәүләт программасы буенча Родниковая урамында 15нче номерлы бер фатирлы йорт төзелеше буенча җир эшләре алып барыла

Тэги: окс

 «Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Явлаштау бригадасында, тулы куәтенә, терлекләргә азык әзерләү эшләре бара.

"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең җәйге иҗади сменасына Казан-Симферополь поезды белән киттеләр.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Өч Нарат авылында урам яктырту лампаларын алыштыру  

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

22 июль көнне Аккүл-Бигәнәй авылында хатын-кызлар командалары арасында Бигәнәй авыл яшьләре призына волейбол буенча турнир узды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Елыш авыл клубы каршында урам концерты булып узды. Барлык теләүчеләр рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

2023 елның 25 июле 09.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

2023 елның 25 июлендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 15-20 м/с көньяк-көнбатыш җиленең кыска вакытлы көчәюе белән яшен көтелә.

Иштуган тимер юл разъезы поселогында Ленин урамындагы җирле әһәмияттәге юлны ремонтлау эшләре үткәрелде. Эшне "Рамазан" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять башкарды

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

Иләбәр авылында мөселманнар сабантуе узды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Коррупция – илнең бөтен гражданнарына кагыла торган проблема. Без барыбыз да икътисад үсештә булган илдә яшәргә хыялланабыз, һәркем сайлау хокукына ия, законнар төгәл үтәлә, һәм беркем дә өстенлекле урыннан файдалана алмый. Ләкин коррупция чәчәк атканчы, бу мөмкинлекләр турында хыялланырга гына мөмкин.

18 июльдә Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре коррупциягә каршы «Коррупция юк!» дип аталган чара уткәрде. Чара барышында үтеп баручыларга махсус эшләнгән буклетлар һәм листовкалар таратылды, аңлату эшләре үткәрелде һәм ришвәт алу һәм бирү өчен җинаять җаваплылыгы каралганлыгын искәрттек.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International