Иләбәр авылында мөселманнар сабантуе узды.

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

Кичә, 23нче июль көнне, Саба мөхтәсибәте Мөселман Сабантуе уздырды. Бәйрәм Иләбәр авылының Сабантуй уза торган махсус мәйданчыкта үткәрелде. Чарага Республикабызның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, ТР Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров килгән иде. Мәйданга җыелучыларны районыбыз башлыгы исеменнән Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Баһманов сәламләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International