Коррупциягә ЮК!

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

Коррупция – илнең бөтен гражданнарына кагыла торган проблема. Без барыбыз да икътисад үсештә булган илдә яшәргә хыялланабыз, һәркем сайлау хокукына ия, законнар төгәл үтәлә, һәм беркем дә өстенлекле урыннан файдалана алмый. Ләкин коррупция чәчәк атканчы, бу мөмкинлекләр турында хыялланырга гына мөмкин.

18 июльдә Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре коррупциягә каршы «Коррупция юк!» дип аталган чара уткәрде. Чара барышында үтеп баручыларга махсус эшләнгән буклетлар һәм листовкалар таратылды, аңлату эшләре үткәрелде һәм ришвәт алу һәм бирү өчен җинаять җаваплылыгы каралганлыгын искәрттек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International