ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Җәмәгать тәртибен саклауга полиция хезмәткәрләре генә түгел, ә аларның төп ярдәмчеләре – ирекле халык дружинниклары да чыга. Финанс-бюджет палатасыннан ИХД сафларына Исмагилова Энҗе һәм Давытова Алинә кертелгән. Алар дружинникның шәхесен раслаучы таныклыкларга ия һәм полиция  хезмәткәрләре белән бергә бистәдә җәмәгать тәртибен күзәтәләр.

6 август көнне Сатыш авылында хатын-кызлар командалары арасында Динә Галләмова истәлегенә багышланган волейбол турниры булып узды. Турнирда Саба, Балтач һәм Теләче районнарыннан 9 команда катнашты.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Программа кысаларында хезмәтләрне гамәлгә ашыручы эшмәкәрләр Авитода тариф авансын тулыландыру суммасыннан кэшбэк ала һәм рекламаларны алга сөрү бәясенең 99% кадәр хезмәтләр өчен түләү бонусларын куллана ала.

Татарстанда Агрополигон кыры якынлаша - 24 августта! ТатНИИСХ кырында очрашабыз.

16 августта Лесхоз инвалидлар һәм өлкәннәр өчен интернат-йортында Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре ""Күңелне җылы белән җылытабыз""дип аталган концерт оештырдылар. Концерт программасы кысаларында моңлы җырлар яңгырады, дәртле биюләр биелде. Интернат-йортта яшәүчеләр аларны алкышлар белән каршы алдылар һәм артистларыбыз белән бергә җырладылар. Киләсе көннәрдә безнең чыгышларыбыз интернат-йортта яшәүчеләргә шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итәр дип өметләнәбез.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

«Мәрхәмәт - шәфкатьлелек» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С. Х. Сабурская белән берлектә 2023 елның 21 августында сәгать 10.00 дән 15.00 гә кадәр Мәгариф мәсьәләләре буенча телефон кайнар линиясен оештыра (мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына, мәктәпләргә (1 һәм 10 сыйныфларга), урта махсус уку йортларына, югары белем бирү учреждениеләренә кабул итү).

«Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән, «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проекты кысаларында, Яндекста нәтиҗәле реклама кампаниясен көйләү буенча онлайн-белем бирү программасын башлап җибәрә. Курста катнашучылар Яндекс реклама кабинетын тулыландыру өчен 7 мең сумлык бушлай промокод алачак. 

"Симет" ҖЧҖ пай җире булган гражданнарга ашлык өләште. Бер пай җиренә өч центнер исәбеннән бодай бирелде.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

16
август, 2023 ел
чәршәмбе

15 август ​ көнне Саба район китапханәсе​ “ Олимп” паркында​ “Саба районы язучылары, шагыйрьләре” дип исемләнгән​ әдәби танып белү сәгате үткәрде. “Якташ язучыларыбызның иҗаты” китап күргәзмәсенә күзәтү һәм кызыклы уен-викторина үткәрелде. ​

Тэги: мәдәният бүлеге

«Яңа журналлар белән дөньяны танып бел» - 14 августта Кызыл-Мишә авыл китапханәсендә узган чираттагы шәхси мәгълүмат бирү темасы шулай дип аталды. Китапханәче яшь укучыларны китапханә тарафыннан икенче яртыеллыкта язылган яңа журналлар белән таныштырды. Балаларның аерым игътибарын «Салават купере», «Сабантуй», «Принцессалар дөньясы», «Керпе» журналлары җәлеп итте. Барлык вакытлы басмалар да якты, төсле һәм танып белүчән.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International