ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Саба муниципаль районы Лесхоз бистәсендә җәяүлеләр коммуникацияләрен оештыру буенча шул исәптән тротуарлар һәм урам-юл челтәрен ремонтлау эшләре бара.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

13 сентябрьдә безнең приютта ТР МТЗ һәм СЗ министры урынбасары Абдреева Юлия Ивановна булды. Министр урынбасарына тәрбияләнүчеләребезнең яңа эш кабинетлары, җиһазлары һәм эшләнмәләре тәкъдим ителде. Әңгәмә барышында Юлия Ивановна балигъ булмаганнар белән эшләгәндә киңәшләр бирде һәм яңа ысуллар белән уртаклашты, приют хезмәткәрләре белән сөйләште.

Тэги: ОСЗ Тургай

5-8 сентябрьдә Чиләбе шәһәрендә бадминтон буенча Бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узды.

Анда Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Саба бадминтончысы Галимуллин Рәсүл дә катнашты.

Ялгыз разрядта ул пьедесталдан бер адымда туктап, 5 нче урынны ала. Ә парлы разрядта Кама Тамагыннан Галиуллин Эмиль белән бергә ул пьедесталның 3 баскычына күтәрелде)

Рәсүлне уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

14 сентябрьдән ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Мин һәм Кызыл китап» («Я и Красная книга») исеме астында балалар эшләнмәләре бәйгесе игълан итә. Чара, иҗади һәм иҗтимагый-агарту эшчәнлегенә җәлеп итеп, яшь буында экологик аң формалаштыру, республикабызның сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган үсемлек һәм хайван төрләрен саклап калу белән кызыксынуны үстерү максаты белән уздырыла.


13
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Эшкуарлыкның гамәлдәге таләпләре турында оператив мәгълүмат бирү максатларында 2017 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы инициативасы буенча төзелгән «Сыналган бизнес» (provbiz.ru) интернет-порталы эшли.

provbiz.ru сайтында эшкуарлар өчен файдалы белемнәрнең уникаль базасы: якынча 1 350 типик бозу очрагы һәм аларны булдырмау ысуллары, контроль (күзәтчелек) органнары белән хезмәттәшлек барышында эшкуарларда барлыкка килгән тормыш хәлләре буенча 1 300дән артык сорау-җавап тупланган.

«Демография» милли проекты сәламәт яшәү рәвешен ныгыту һәм тууны стимуллаштыру буенча түбәндәге адымнарны тормышка ашыруны күздә тота: гражданнарны сәламәт яшәү рәвешенә мотивацияләү системасын формалаштыру, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, өлкән буын гражданнарына системалы ярдәм күрсәтү һәм тормыш сыйфатын күтәрү, балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү шартларын тудыру юлы белән хатын-кызларга эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү.

Җаваплылыгы чикләнгән Юлбат авыл хуҗалыгы басуларында көзге кыр эшләре бара. К-742 тракторында Рәхимуллин Рафил көндәлек 10-15 га җирне эшкәртә.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

"Саба муниципаль районы И. С. Башкиров исемендәге Завод-Нырты урта гомуми белем бирү мәктәбе" Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе бинасын инвалид балалар өчен ел әйләнәсе сәламәтләндерү лагерен урнаштыру өчен  реконструкцияләү

Тэги: окс

13 сентябрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт буенча инструктор аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән, кулларның вак моторикасын яхшырту һәм саклау буенча социаль технология үткәрде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International