Терроризмсыз дөнья

2023 елның 13 сентябре, чәршәмбе

11 сентябрьдә Иске Икшермә авыл китапханәсе китапханәчесе "Тургай" приютында "Терроризмсыз дөнья" дигән әңгәмә үткәрде.​ ​ Китапханәче җир йөзендәге барлык халыкларга бер-берсенең гореф-гадәтләрен, иманын хөрмәт итеп, тынычлыкта һәм татулыкта яшәү никадәр мөһим икәнлеге турында сөйләде. Балаларны "шәхси иминлек", "терроризм", "хокук бозу" кебек төшенчәләр белән таныштырды.​ Беслан шәһәрендәге фаҗига, Мәскәү, Санкт-Петербургтагы террорчылык актлары турында сөйләде, алар кешеләргә күп күз яшьләре һәм газаплар китергәнен искәртте. Ахырда ул катнашучыларга фатирда һәм урамда, транспортта, җәмәгать урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International