А.С. Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында, 13 сентябрьдә Иштуган мәдәният йорты белгечләре китапханә белән берлектә «Анда, билгесез юлларында...» танып белү уены үткәрделәр. Чара шагыйрьнең балачагы, аның мавыгулары, укытучылары, бала караучылары турында сөйләүдән башланды.
9 сентябрьдә Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе белгечләре, Лев Николаевич Толстой иҗаты буенча, бөек рус язучысының тууына 195 ел тулуга багышланган, "Лев Толстой - Кеше, фикер иясе, язучы" әдәби сәгате үткәрделәр.
12 сентябрьдә Кызыл-Мишә мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, «Акыллы әкиятләр тартмасы» уен программасы узды. Әкиятне яратмаган кеше юктыр, мөгаен. Балачактан ук әкияткә юлны безгә китап ача. Бу искиткеч тылсым дөньясы, аны һәр бала ярата. Әкиятләр безне яхшылыкны яманлыктан аерырга өйрәтә.Чара башында китапханәче балаларга яраткан әкиятләрен әйтергә кушты, аннары балаларга кызыклы әкият сәяхәтенә барырга тәкъдим итте. Чарада балалар актив катнаштылар, анда катнашучыларга әкият персонажларын искә төшерергә, тизлек, җитезлек һәм тапкырлык күрсәтергә тәкъдим ителде. Уен программасында катнашучыларның барысы да бик күп уңай тәэсирләр һәм эмоцияләр алды!
Биредә балалар күп катламлы антистресс рәсемен буяп, үзенчәлекле картина ясадылар.
Ә психолог Алинә Ногуманова үткәргән дәрес мавыктыргыч әңгәмә, төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды.
Саба районы Аграр көллияте студентларыннан торган, «Саба егетләре» командасы финалда яхшы чыгыш ясап, тагын да тәҗрибә туплап кайтты. Егетләргә әлеге сезон өчен рәхмәт әйтеп, алга таба да уңышлар теләп калабыз.
13 сентябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Көзге күңел ачулар"дип аталган спорт эстафетасы үткәрделәр. Ярышларның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды. Командаларга Огород, Ручеек, Репка һәм башкалар кебек кызыклы конкурслар тәкъдим ителде. Барлык катнашучылар да үзләренең спорт сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәтә алдылар. Спорт ярышларын волейбол уены белән тәмамладылар.
Бүген 10.00 сәгатьтә «Артериаль гипертония һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары вакытында физик күнегүләр» темасына Сәламәтлек мәктәбенең чираттагы дәресе узачак.
Лектор: ГАУЗ «РЦОЗ и МП» дәвалау физкультурасы инструкторы-методисты Гоглева Ксения Юрьевна.
Кушылу өчен сылтама безнең рәсми ВКонтакте төркемендә бастырылган.
2023 елның 10-13 сентябрендә Казанда 11 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында бадминтон буенча ярышлар һәм "Ф.Г. Вәлиев истәлеге Кубогы" бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узды, анда 282 спортчы катнашты. Саба районы тәрбияләнүчеләре түбәндәге разрядларда чемпион һәм призер булдылар:
Ялгыз категориядә
1 урын- Зәйниев Айназ, Сафина Элина
3 урын- Идрисов Нияз, Рәхимов Әдел
Парлы категориядә
1 урын- Сафина Элина-Мөштәкова Ясминә (Әлки)
2 урын- Идрисов Нияз-Рәхимов Адель; Галимуллин Рәсүл - Хәлиуллин Эмиль (Кама Тамагы)
Саба муниципаль районы Лесхоз бистәсендә җәяүлеләр коммуникацияләрен оештыру буенча шул исәптән тротуарлар һәм урам-юл челтәрен ремонтлау эшләре бара.
13 сентябрьдә безнең приютта ТР МТЗ һәм СЗ министры урынбасары Абдреева Юлия Ивановна булды. Министр урынбасарына тәрбияләнүчеләребезнең яңа эш кабинетлары, җиһазлары һәм эшләнмәләре тәкъдим ителде. Әңгәмә барышында Юлия Ивановна балигъ булмаганнар белән эшләгәндә киңәшләр бирде һәм яңа ысуллар белән уртаклашты, приют хезмәткәрләре белән сөйләште.