ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Юлбат ФАП фельдшеры Бадикова Миләүшә "Чисталык – сәламәтлек нигезе" дигән темага Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән профилактик әңгәмә үткәрде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Бүген Саба-Аренада РФ санитар хезмәтенең 101 еллыгына һәм Р.С. Фатыйхов истәлегенә багышланган Өстәл теннисы буенча турнир узды. Ярышларда Биектау, Теләче, Кукмара, Саба районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән 78 спортчы (48 егет, 30 кыз) катнашты. Кызлар арасында Динара Исмаилова финалда Сафира Фәйзетдинованы җиңде, Екатерина Ищенко өченче булды. Егетләр арасында Ибраһимов Морат җиңде, икенче урында Инсаф Сираев, өченче урында Илсаф Латыйпов (бөтенесе Саба-Арена). Калган категорияләр нәтиҗәләре: 

ОВЗ ИРЛӘР: 

1. Раил Галиәкберов 

2. Нияз Шаманов

3. Дамир Билалов

ОВЗ ХАТЫН-КЫЗЛАР:

1. Галина Гороховатченко 

2. Элина Шәйдуллина (РСАШ-Саба)

3. Мария Чумакова

Шулай ук турнирның спонсоры-ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге - турнирның иң яшь катнашучыларына призлар бирде, алар-Сумая Назмутдинова һәм Самир Исмәгыйлев (икесе дә Байлар Сабасы). «Җиңүгә теләк белдергән өчен " Зилә Вәлиева һәм Әлфис Вәлиуллин бүләкләнде. Тамашачылар симпатиясе бүләгенә Альберт Вәлиуллин (Биектау районы), Рамил Гатиятов (Теләче районы) һәм Рияна Имамиева лаек булды.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

22 сентябрьдә Саба районы РОО ярдәме белән "Саба-Арена " спорт мәктәбе базасында өстәл теннисы буенча «Мәктәп лигасы»  проектына старт бирелде . Саба районының 22 мәктәбе әлеге спорт төрендә «Иң яхшысы» исеме өчен көрәшкә кереште.  Ярышлар ел дәвамында дәвам итәчәк.  Яшь спортчыларыбызга уңышлар телибез. Иң көчлеләр җиңсен.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

2023 нче елның 24  сентябрында Лесхоз бистәсендә яшәүче Мифтахова Бибинәфисә Габдрахман  кызына 95 яшь тулды.1928 елның 24 сентяберендә Саба районы Килдебәк авылында дүртенче бала булып туа. 4 еллык мәктәпне тәмамлагач Яңа тормыш колхозында эшли башлый. Сугыш вакытында урак ура, төнлә атлар көтә. Нәфисә әби ферма мөдире булып эшли. Шул вакытларда үгез җигеп сука сукалый, фронттагы солдатлар өчен оекбаш, бияләй бәйли. 1950 елда Лесхоз бистәсенә күченеп киләләр. 1955 елда ире Мифтахов Киям Имамутдин улына (1920-1979) кияүгә чыга. 1975 елдан пенсиягә чыкканчы ОРСта ипи пешерүче булып хезмәт итә. 1983 елда лаеклы ялга чыга. Хезмәтләре өчен   “Бөек Җиңүгә 40 ел”, “Бөек Җиңүгә 50 ел”, “Бөек Җиңүгә 55 ел”, “Бөек җиңүгә 70ел” медальләре белән бүләкләнә.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

22 сентябрьдә Иске Икшермә мәдәният йортының "Сударушки"ансамбле район фестивалендә катнашты

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Юлбат «Ромашка» балалар бакчасында «Сабам минем-туган ягым!» дип исемләнгән атналык булып узды. Атна дәвамында балалар туган төбәгебез, аның тарихы турында белемнәрен үстерделәр. Саба районының истәлекле урыннары, күренекле кешеләре белән таныштылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Татарстанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко Саба муниципаль районында булды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

25 сентябрьдән Эзмә авылында фельдшер-акушерлык пункты мөдире Зөһрә Рәмзил кызы эшли башлый.

Зөһрә Рәмзил кызы (2001 елда туган) 2023 елда «Казан медицина көллияте»н «Лечебное дело» (квалификация - фельдшер) белгечлеге буенча тәмамлый.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Шәмәрдән авыл җирлеге зиратында өмә узды.  

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Шәмәрдән авыл җирлегендә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкәдә утын, ашлык, ит, яшелчә, бал, сөт  һ.б. продуктлар тәкъдим ителде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International