95 яшьлек юбиляр

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

2023 нче елның 24  сентябрында Лесхоз бистәсендә яшәүче Мифтахова Бибинәфисә Габдрахман  кызына 95 яшь тулды.1928 елның 24 сентяберендә Саба районы Килдебәк авылында дүртенче бала булып туа. 4 еллык мәктәпне тәмамлагач Яңа тормыш колхозында эшли башлый. Сугыш вакытында урак ура, төнлә атлар көтә. Нәфисә әби ферма мөдире булып эшли. Шул вакытларда үгез җигеп сука сукалый, фронттагы солдатлар өчен оекбаш, бияләй бәйли. 1950 елда Лесхоз бистәсенә күченеп киләләр. 1955 елда ире Мифтахов Киям Имамутдин улына (1920-1979) кияүгә чыга. 1975 елдан пенсиягә чыкканчы ОРСта ипи пешерүче булып хезмәт итә. 1983 елда лаеклы ялга чыга. Хезмәтләре өчен   “Бөек Җиңүгә 40 ел”, “Бөек Җиңүгә 50 ел”, “Бөек Җиңүгә 55 ел”, “Бөек җиңүгә 70ел” медальләре белән бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International