25 сентябрьдән Эзмә авылында фельдшер-акушерлык пункты мөдире Зөһрә Рәмзил кызы эшли башлый.
Зөһрә Рәмзил кызы (2001 елда туган) 2023 елда «Казан медицина көллияте»н «Лечебное дело» (квалификация - фельдшер) белгечлеге буенча тәмамлый.
Зөһрә Рәмзил кызы Эзмә авылында яши.
Коллегага нык сәламәтлек, һәрвакыт ярдәмгә вакытында килүен, рәхмәт сүзләрен ешрак ишетүен һәм үз эшен чын күңелдән яратуын телибез!