ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

Тузган  сарайларны , йортларны сүтү - авыл җирлекләрендә көнүзәк мәсьәлә булып тора.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

25
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Шекше авыл җирлегенең “Сокол” хоккей командасына 50 ел

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Шекше авылында үзара салым акчасына күпер төзү эше тәмам

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Бүген, 2023 елның 25 сентябрендә, районыбызның барлык  гомуми белем бирү оешмаларында  башлангыч сыйныф укучыларын "Россия бөркетләре"  сафларына  кабул иттеләр. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

Кабак-яшелчә, ул көз символына әверелде, чөнки ул елның нәкъ шул вакытында өлгерә. Көз уртасында авыл халкы һәрвакыт бакча эшләре тәмамлану хөрмәтенә бәйрәмнәр оештыра. Бәйрәмнең үзенчәлеге булып алтын көзне һәм җәйге кояшның нурларын гәүдәләндерүче матур яшелчә кабак тора. 23 сентябрьдә Язлы Арташ клубында "Кабак байлыгы" кичәсе узды. Җитәкче катнашучыларга бу яшелчәнең килеп чыгышы, аның файдалы үзлекләре турында сөйләде. Табигать шартларында агротехника серләре белән уртаклашты. Кабак әзерләүнең төрле кулинар рецептлары белән таныштырды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

21 сентябрь-планетада Халыкара тынычлык көне. Шуңа бәйле рәвештә,21 сентябрьдә Ике Басу Арташ авыл китапханәсене мөдире балалар белән «Тынычлык күгәрчене»темасына мастер-класс үткәрде. Балаларны кәгазь күгәрченнәр ясау техникасы белән таныштырды, аннан соң балалар кәгазь күгәрченнәр ясадылар, канатларында теләкләр язылган язулар яздылар, күгәрченнәрне шарларга бәйләделәр, аннан соң барысы да бердәм рәвештә дөнья шарларын күккә җибәрделәр.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

"Шашка" - иң интеллектуаль уеннарның берсе. Беренчедән, ул балаларның фикерләү эшчәнлеген стимуллаштыра, аларның логик фикерләүенә ярдәм итә, пространственный фантазиясен, хәтерен һәм игътибарын үстерә. Шулай ук уен балаларда киләчәк тормышлары өчен мөһим сыйфатлар тәрбияли, үз-үзеңне уйлау һәм кабул ителгән карар өчен җаваплылык алу осталыгы буларак. 16 сентябрьдә Язлы Арташ клубында балалар арасында шашка турниры уздырыла. Барлык катнашучылар да шашка такталарында намуслы көрәштә зур дәрт белән көрәштеләр. Катнашучылар бүләкләр һәм тәм-томнар алдылар.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

23 нче сентябрь көнне Байлар Сабасының “Олимп” стадионында укучылар арасында “Көзге кросс” ярышы булып узды. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

Юлбат ФАП фельдшеры Бадикова Миләүшә Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбенең ата-аналар җыелышында "Вируслы инфекцияләр һәм алар белән ничек көрәшергә?" дип исемләнгән доклад белән чыгыш ясады.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

24 сентябрьдә Саба Аренада традицион Саба якшәмбе турниры узды.

Бу юлы безгә Казаннан кунаклар килде. Спортчылар 4 төркемдә уйнады

А Төркеме

1 урын Шигабиев Ильяс

2 урын Дмитрий Волков

3 урын Равилин Адель

В Төркеме

1 урын Багманова Камилла

2 урын Мансурова Регина

3 урын Рәхимов Әдел

С Төркеме

1 урын Сафина Элина

2 урын Әхмәтшина Камилла

3 урын Бурганов Данияр

D Төркеме

1 урын Сафин Зиннәтулла

2 урын Шакирова Назлыгул

3 урын Хафизов Кәрим

Барлык катнашучыларга татлы призлар өчен иганәчебез ПМК ҖЧҖнә һәм директор Маковеев Константинга зур рәхмәт! 🍫🍬🍭

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International