Кабак байлыгы

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Кабак-яшелчә, ул көз символына әверелде, чөнки ул елның нәкъ шул вакытында өлгерә. Көз уртасында авыл халкы һәрвакыт бакча эшләре тәмамлану хөрмәтенә бәйрәмнәр оештыра. Бәйрәмнең үзенчәлеге булып алтын көзне һәм җәйге кояшның нурларын гәүдәләндерүче матур яшелчә кабак тора. 23 сентябрьдә Язлы Арташ клубында "Кабак байлыгы"  кичәсе узды. Җитәкче катнашучыларга бу яшелчәнең килеп чыгышы, аның файдалы үзлекләре турында сөйләде. Табигать шартларында агротехника серләре белән уртаклашты. Кабак әзерләүнең төрле кулинар рецептлары белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International