ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

24 сентябрь  көнне Миңгәр авылында яшәүче Маннанова Нурбәгыйдә Гыйлемша кызы 90 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х.,  ҖЧ “Булгар” Җәмгыяте исеменнән Ахунжанов Р.Г., Саба муниципаль районы  социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Мәктәбебезнең спорт буенча көчле укучылары районда уздырылган теннис турнирында һәм көзге кросста актив катнаштылар.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Шәмәрдән авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Эшләрне "МПП ЖКХ"АҖ алып бара.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Шәмәрдән авыл җирлегендә авария хәлендәге йортларны сүтү эшләре башланды. Эшләрне "МПП ЖКХ"АҖ алып бара.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Сатыш мәдәният йортында, китапханәче белән берлектә, А.Алишның тууына 115 ел тулуга багышланган "Шигъри әкиятләр остасы" дигән әдәби кичәсе узды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Шәмәрдән авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре бара. Эшләрне "МПП ЖКХ"АҖ алып бара.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Гражданнарның үзара салым акчасына Сатыш авыл җирлегендә юлларны ремонтлау эше башкарыла. Ремонт эшләрен "Рамазан" ҖЧҖ оешмасы башкара.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Л.Н. Толстой рус әдәбияты классигы, балалар өчен беренче укытучы булып тора. Ул балалар нәфис әдәбияты дөньясына зур өлеш керткән язучы. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Шәмәрдән авыл җирлегенең Кырбаш авылында ял итү мәйданчыгын төзекләндерү эшләре башланды. Эшләрне шәхси эшмәкәр Нәбиуллин И.Ф. үзара салым акчалары хисабына алып бара.   

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

ҮЗЕГЕЗНЕ ҺӘМ ГАИЛӘГЕЗНЕ САКЛАГЫЗ

  • Сезнең акчагызны кем эзли?
  • Мошенникларны ничек танырга?
  • Әгәр дә сезне алдасалар, нәрсә эшләргә?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International