ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Балалар бакчасы хезмәткәрләре, әти-әниләр ярдәмендә Яңа елга Явлаштау балалар бакчасы территориясен бизәделәр.

Явлаштау  мәктәбе укучылары һәм укытучылары Яңа ел өчен бәйрәм атмосферасы булдырырга тырышып, кар фигураларын ясадылар.

Бүген Олы Арташ авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды.

Чарада Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов, «Саба РҮХ» ДАССУнең баш табибы Йосыпов Марат Рафаэлевич, Саба РҮХ хезмәткәрләре һәм Олы Арташ авылы халкы катнашты.

Рәис Нургали улы Саба РҮХ адресына җылы сүзләр әйтте һәм Олы Арташлыларны яңа ФАП ачылуы һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Кызыл тасманы авылның яшьләре кисте.

Тэги: хастаханә

27 декабрьдэ Саба-Арена спорт мәктәбендә кечкенә спортчылар арасында рапирада фехтование буенча турнир узды.

Ярышлар нәтиҗәләре

Кызлар арасында:

1 урын - Ганиева Нафиса

2 урын-Валиуллина Алина

3 урын-Ахметзянова Амелия, Валиуллина Амиля 

Малайлар арасында: 

1 урын - Попов Даниил 

2 урын-Харисов Самир

3 урын-Гузялов Ильдан, Абдуллин Ибрахим 

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, халыкны социаль яклау бүлеге, ветераннар советы, балигъ булмаганнар эшләре һәм мәгариф идарәсе белгечләре социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә булдылар. Саба муниципаль районы Башлыгы Р. Н.Миңнеханов балигъ булмаган балалар өчен яңа ел бүләкләре тапшырды. Гаилә әгъзалары белән профилактик әңгәмә һәм инструктажлар үткәрдек.

                                                   Яңа ел

27 декабрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен  учреждение коллективы катнашында «Иң,  иң яхшы Яңа ел» бал - маскарады уздырылды. Әби-бабайларны Яңа ел белән котладылар. Саба районы эшкуарларыннан Яңа ел пакетларына спонсорлык ярдәме оештырылды:

1. Сталь Транс Рәхимов Руслан Хәниф Улы

2. ИП Шәвәлиев Айдар Айрат улы

3. ИП Ханов Илнур Илсур улы

4. “Илдар-Мебель " ИП Билалов Илдар Равил улы, Заһидуллин Данис Хазинур улы, Сабиров Нияз Фәнис улы

5. Низамиев Рәдиф Фәрит улы «РИФ»кибете

6. ИП Фазылов Әлфис Икрамович

7. ИП Даминова Ләйсән Гарәфетдинова

8. ООО ”ИнКо "

9. ИП Тимергалиев Руслан Раиф улы

10. ИП Әхмәтгалиев Илдус Миңнеханович

11. ИП Вәлиуллина Лилия Мәгъсүм кызы

12. Хадиев Рамил Рәсих улы ООО РВД Сервис

13. Химик чистарту – “Master Clean " ательесы ИП Кәримов Булат Ринат улы

14. "Теплица" чәчәк базасы. ИП Фәттахова Ләйсән Әкрәм кызы

15. Мебель компаниясе «Зармус» ИП Зарипов Илшат Фәрит улы

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Кичә “Саба үзәк район хастаханәсе” ДАССУда 2 типтагы шикәр диабеты булган пациентлар өчен сәламәтлек мәктәбенең үз дәресе оештырылды. Әңгәмәнең темасы: «Шикәр чире булганда дөрес туклану».

Тэги: хастаханә

Яңа ел алдыннан күңел бәйрәм  тели. Бөтен Россия буенча чыршы, боз шәһәрчекләре ачыла, торак пунктлар гирляндалар белән бизәлгән.

Кичә Шәмәрдәндә "Яңа ел чыршысы" ачылды.

Шәмәрдән участок хастаханәсе хезмәткәрләре, карнавал костюмнары киеп, җырлар һәм биюләр белән бу бәйрәм чарасында катнаштылар.

Тэги: хастаханә

     Җаваплылыгы  чикләнгән " Игенче"  җәмгыяте территорияләре быел да  әкияти матурлык дөньясына әверелде. Яңа елны каршылау алдыннан бәйрәм атмосферасы тудырырга  тырышты хезмәткәрләр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

“Беренчеләр Кар бабае”

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International