“Беренчеләр хәрәкәте” төбәк бүлекчәсеннән “Беренчеләр Кар бабае” акциясе старт алды. Ул балаларны һәм өлкәннәрне иҗади процесска җәлеп итү, кар бабай ясауга бәйле халык традицияләрен саклап калу һәм аларга ярдәм итү, кышкы чорда җәяү йори торган урыннарда балаларның төрле танып белү һәм хәрәкәт эшчәнлеге өчен шартлар тудыру, аларның сәламәтлеген ныгыту һәм уңай эмоциональ халәт формалаштыру максатыннан оештырылды.
Әлеге акция кысаларында районыбызның күпчелек мәктәпләре актив катнашты. Саба урта мәктәбенең “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары остазлары белән берлектә зур күләмдәге “Беренчеләр Кар бабае”н ясадылар. Күп көч һәм тырышлык ярдәмендә кар бабаебыз 6 метрлы булды. Иң мөһим максатыбыз булып, Кар бабайны “Беренчеләр хәрәкәте”нә багышлау иде. Ә инде соңгы гамәл булып, карлы активистыбызга тантаналы рәвештә значок тагу булды.