Әкияти Яңа ел!

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

     Җаваплылыгы  чикләнгән " Игенче"  җәмгыяте территорияләре быел да  әкияти матурлык дөньясына әверелде. Яңа елны каршылау алдыннан бәйрәм атмосферасы тудырырга  тырышты хезмәткәрләр.

   Кыш Бабай белән Кар Кызы , төрле әкият , мультфильм геройлары ,кар бабай,  күркәм татар гаиләсе персонажлары, эшчеләр һәм кунакларны үзләренә тартып торалар.

   Ә инде, 2024 нче елның символы булган Аждаһа ,барлык хезмәтчәннәргә киләсе Яңа елда бары тик уңышлар гына теләп каршы ала.

    Әйдәгез , матурлыкка бергәләп сокланыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International