Бүген Олы Арташ авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды.
Чарада Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов, «Саба РҮХ» ДАССУнең баш табибы Йосыпов Марат Рафаэлевич, Саба РҮХ хезмәткәрләре һәм Олы Арташ авылы халкы катнашты.
Рәис Нургали улы Саба РҮХ адресына җылы сүзләр әйтте һәм Олы Арташлыларны яңа ФАП ачылуы һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Кызыл тасманы авылның яшьләре кисте.
Бәйрәмдә катнашучылар яңа ФАПның заманча җиһазлары белән таныштылар.Чөнки бу беренче чиратта алар өчен.
Әлеге ФАП «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү»программасы буенча төзелде.
Фото һәм видеоларны безнең госпабликтан карый аласыз: https://vk.com/publicsabacrb.