10 февральдә рус шагыйре, прозаигы Александр Сергеевич Пушкинны искә алу көне билгеләп үтелә. Бу көнне шагыйрьне искә алу, аның үлемсез шигырьләрен уку, алардан илһам алу һәм аның талантына хөрмәт күрсәтү гадәти хәл. Үзенең кыска гомерендә А.С. Пушкин рус әдәбиятының классикасына әверелгән бик күп әдәби әсәрләр иҗат итә.
Бүген безнең приютта А.С. Пушкин әкиятләреннән өзекләр укыдылар.
Ике команда ярышты: «Яшел лампа» һәм «Арзамас". Бу А.С. Пушкин әгъза булган әдәби җәмгыятьләрнең исемнәре. Командалар чиратлап сорауларны сайладылар. Дөрес җаваплар өчен командаларга жетоннар бирелә. Уен нәтиҗәләре буенча катнашучылар татлы сый белән бүләкләнделәр.
Агымдагы уку елының 10-11 нче февраль көннәрендә Балык бистәсе районында Республикакүләм судомодельләштерү ярышлары булып узды.
10 февраль көнне Юлбат авылында яшәүче Гайфуллина Магфия Хәмит кызы 90 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Юбилярны Саба муниципаль районында МТЗ һәм СЗ социаль яклау бүлеге җитәкчесе Л .Н. Гайнетдинова, Юлбат авыл җирлеге башлыгы Т.Р. Шәмсиев, җаваплылыгы чикләнгән “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры А.Р. Садыков һәм якыннары котлады.
Шәмәрдән авыл җирлегендә ир-атлар командалары арасында алкалы хоккей буенча Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы чемпионаты узды. Нык көрәштә Шәмәрдән авыл җирлеге командасы Шикше җирлеге командасын 1:0 исәбе белән җиңде. Егетләребезгә алга таба да җиңүләр телибез.
10 февраль көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә «Россия чаңгы юлы - 2024», «Татарстан чаңгы юлы - 2024» узды. Ярышларда 150ләп кеше катнаша. Җиңүчеләр һәм призерлар тиешле дәрәҗәдәге дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.
Шимбә көнне, 10 февральдә, Шәмәрдән участок хастаханәсе командасы «Татарстан чаңгы юлы - 2024»республика ярышларында катнашты.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча безнең хезмәткәрләр 3 призлы урын яулады:
Шәмәрдән авыл җирлегендә җыен узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Минниханов, район Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирзянов, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе Ишниязов М.Р., хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
8 февральдә безнең приют базасында консилиум узды, ул безнең тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре катнашында үткәрелде. Консилиумда балаларның тормышы буенча алга таба планнар һәм бурычлар, тәрбияләнүчеләрнең психологик-эмоциональ өлкәсе, мәктәптә уңышлар турында фикер алыштылар. Әти-әниләр белән гаилә тәрбиясе темасына профилактик әңгәмә үткәрелде.
Эшкә чакырабыз.