ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Олыяз авылы халкы актив рәвештә махсус хәрби операциядәге егетләребезгә маскировкага сеткалар үрә

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

26
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

26 февраль Саба районында «Яшь Мастер 2024»төбәкара чемпионатының муниципаль этабы старт алды. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

Нинди яшьтән профилактик медицина тикшерүе (ПМО) һәм диспансеризация узарга кирәк һәм тикшеренү күләме яшькә бәйлеме?

Тэги: хастаханә

Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Аҗаган-2024» уздырылды

Тэги: Арташ авыл җирлеге

23 февральдә, Ватанны саклаучылар Көнен бәйрәм итү кысаларында, Сатыш авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашлар стеласына чәчәк салу тантанасы узды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

24 февральдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Безнең җырлар сезнең өчен, солдатлар» дип исемләнгән бәйрәм программасын үткәрделәр. Кичә ике команданың очрашу - уены формасында узды. Катнашучылар биремне үтәүгә әзерләнгәндә, сәхнәдән патриотик шигырьләр, әниләр турында җырлар яңгырады. Балалар остаз-волонтер Хисамиев Фидаил җитәкчелегендә җырлар җырлап, «окоп шәмнәре ясау» буенча мастер-класс күрсәттеләр. Уен ахырында жюри әгъзалары йомгак ясадылар һәм командаларны котлап истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Узган җомгада Лесхоз бистәсендә чаңгы ярышлары буенча шәхси-команда ярышлары узды. Финанс-бюджет палатасының чаңгы спортын яратучылар, Рәис Ш.А. Сунгатов җитәкчелегендә, барысы да бергәләп чаңгыга басалар. Ярышлар нәтиҗәсендә Шәмсун Акбер улы 50+яшь категориясендә җитәкчеләр арасында беренче урынга лаек булды. Шулай ук шәхси зачетта Финанс-бюджет палатасы бүлеге начальнигы Гөлнара Заһидуллина 1 урынны алды, әйдәп баручы белгеч Рамил Шакиров икенче урында, Үзәкләштерелгән бухгалтерия бүлеге начальнигы Ленар Фәйзетдинов өченче урында. Команда зачетында ФБП - 1 командасы 1 урынны, ФБП-2 командасы 3 урынны алды. Барлык хезмәттәшләребезне дә лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!

25 февральдә Мишә  авыл җирлеге хоккей командасы Урман, Иске Икшермә авыл җирлеге кубогына шайбалы хоккей буенча турнирда катнашты.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

23 февральдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Армиядә бер көн» дип исемләнгән уен программасын үткәрделәр. Балаларга төрле конкурсларда катнашырга тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар шулай ук Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Армия чемоданы» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

23 нчы февраль көнне Курсабаш авылында, авыл җирлеге ир-ат командалары арасында волейбол буенча турнир уздырылды.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар, Мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International