«Безнең җырлар сезнең өчен, солдатлар»

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

24 февральдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Безнең җырлар сезнең өчен, солдатлар» дип исемләнгән бәйрәм программасын үткәрделәр. Кичә ике команданың очрашу - уены формасында узды. Катнашучылар биремне үтәүгә әзерләнгәндә, сәхнәдән патриотик шигырьләр, әниләр турында җырлар яңгырады. Балалар остаз-волонтер Хисамиев Фидаил җитәкчелегендә җырлар җырлап, «окоп шәмнәре ясау» буенча мастер-класс күрсәттеләр. Уен ахырында жюри әгъзалары йомгак ясадылар һәм командаларны котлап истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International